Урман янгыннарына юл куймаска
Биектауның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре дачалар сезоны башлану белән янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик чараларны тормышка ашыру эшенә керештеләр. Бакчачылар участок кырыйларын һәм өй тирәләрен җыештыру белән мәшгульләр. Кайберәүләр өчен тәртип урнаштыруның иң яхшы алымы - коры үләннәрне, чыбык-чабыкны яндыру. Ә ял мәсьәләсенә килгәндә табигать кочагына чыгып, учак янында тамак ялгап алуга өстенлек бирәләр. Тик болай ял итүләрнең зур бәлагә китерүе дә ихтимал.